news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Беренче сыйныфка баручыларга 2 075 “мәктәп портфеле” тапшырылды

Шулай ук аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 637 2-11 сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелде

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә. Әлеге акция быел дүртенче тапкыр Хәйриячелек эшчәнлеге буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә оештырыла.
Быел республикада 37 356 бала беренче сыйныфка бара. Шуның 7633е – аз керемле, әти-әниләре инвалид булган, опекунлы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә, үзләренең физик мөмкинлекләре чикләнгәннәре дә бар. Бу укучылар башка балалар янында үзләрен ким хис итмәсен өчен, аларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бурычы куела. Быел мондый мәктәп букчасының бәясе уртача 2 мең сумга җитә.
2010 елның 13 августына алынган мәгълүматларга караганда, беренче сыйныфка баручыларга 2 075 “мәктәп портфеле” тапшырылган, шулай ук аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 637 2-11 сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелгән.
Узган елда мондый хәйрия ярдәме беренче сыйныфка баручы - 15 740 укучыга, II-XI сыйныфның 2673 укучысына күрсәтелгән. Хәйрия акциясеннән 19 млн. сумнан артык акча кергән. Бигрәк тә республиканың нефть чыгару белән шөгыльләнүче оешмалары, Серго исемендәге завод, “Алмаз” ачык акционерлык җәмгыяте, 140лап коммерция ширкәтләре һәм шәхси эшмәкәрләр активлык күрсәткән.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 25 августка кадәр дәвам итәчәк.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100