news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренчел звено табиблары 2023 елның гыйнварыннан 18,5 мең сумга кадәр өстәмә түләү алачак

Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносына караган табиблар 2023 елның гыйнварыннан өстәмә түләү алачак. РФ Президенты Владимир Путин Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Киләсе елның гыйнварыннан Хөкүмәттән Үзәк район хастаханәләрендә, район сырхауханәләрендә һәм ашыгыч медицина ярдәме системасында сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносында эшләүче табибларга өстәмә акча түли башлауны сорадым», - дип белдерде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәренең нинди функцияләр үтәвенә карап, түләүнең күләме 4,5-18,5 мең сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100