news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханы буенча сорауларны Рособрнадзор җитәкчесенә бирергә мөмкин

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев 19 октябрьдә ата-аналар белән очрашу үткәрә. Сорауларны язмача яки видеомөрәҗәгать форматында җибәрергә була.

«Очрашуда Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре Бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе бөтенроссия тикшерү эшләре, белем бирү сыйфатын тикшерү, шулай ук башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк», - диделәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәтендә.

Сорауларны Рособрнадзорның «Вконтакте» социаль челтәрендә бирергә һәм ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына җибәрергә була. Популяр һәм кызыклы сорауларга җавапларны очрашу вакытында ишетергә мөмкин.

Очрашудан туры эфирны Рособрнадзорның «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә һәм Rutube видеопорталында карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100