Бер атнада Татарстанда экология өлкәсендә 418 хокук бозу очрагы теркәлгән
302 очракта муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Узган атнада Татарстанда экология милициясе хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 418 админирстратив хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохит өлкәсендә хокук бозуга каршы көрәш буенча идарәнең штабында белдерделәр.
302 очракта муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. 8 очракта җир участокларын рөхсәтсез файдалану, 6 очракта балык тоту кагыйдәләрен бозу, 32 очракта тышкы реклама урнаштыру, 56 очракта сәүдә кагыйдәләрен бозу белән бәйле.