news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бер атнада Татарстанда 34 агуланып үлү очрагы теркәлгән

Бер атнада Татарстанда 34 агуланып үлү очрагы теркәлгән

Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 10-16 февральдә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 118 очрагы теркәлгән. Аларның 34 очрагы үлем белән тәмамланган, дип хәбәр итә ТРдагы Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге матбугат хезмәте.

Күпчелек очракта агулануларның сәбәбе - начар сыйфатлы алкоголь продукциясе, аннан 57 кеше зыян күргән. Әлеге продуктны куллану нәтиҗәсендә, 14 кешенең гомере өзелгән. 44 татарстанлы -медикаментлар белән, шул исәптән 18 - наркотик, 3 -психотроп, 10 йоклаткыч препаратлар кулланып, агуланган. Бер кеше начар сыйфатлы ризык куллану нәтиҗәсендә зыян күргән.

Кешеләр 35 очракта үз теләкләре белән агуланган. 17 очракта үзләренә кул салу, 11 - наркотик матдәләр куллану сәбәп булган. 65 очракта агулану очраклы, шул исәптән 49 - исерү максаты белән, 6 - даруларны ялгыш кабул итү нәтиҗәсендә булган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100