news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер атнада Татарстанда 16 меңнән артык кешенең кискен тын юллары авыруларыннан интегүе теркәлгән

Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар дәрәҗәсе 6,2 процентка кимегән

  (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 15-21 декабрьдә Татарстанда кискен тын юллары авыруларыннан интегүнең 16 мең 29 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең матбугат хезмәте.

Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 25,1 процентка кимрәк, 2 яшькә кадәрге балалар арасында – 53,6 процентка, 3-6 яшьлекләр арасында – 31,9 процентка, 7-14 яшьтәгеләр арасында – 34,9 процентка, 15 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында – 39 процентка. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар дәрәҗәсе 6,2 процентка кимегән.

Казанда кискен тын юллары белән авыруның 7 мең 474 очрагы теркәлгән. Авыручылар дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 17,1 процентка кимрәк, әмма бу сан, узган атна белән чагыштырганда, 1,1 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot