Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 1,1 мең кешегә кимегән
Республикада эш эзләүчеләргә 48 мең вакансия тәкъдим ителә.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанда республика мәшгульлек хезмәтләрендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1,1 мең кешегә кимеп, 27 меңгә калган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Эш бирүчеләр республика мәшгульлек хезмәтләренә 48 мең вакансия турында мәгълүматлар җиткергән. Бер атнада алар эш эзләүчеләргә 2,6 мең эш урыны тәкъдим иткән», - диелә хәбәрдә.
Хисап чорында Татарстанның биш моношәһәрендә (Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай) эшсезләр саны кимегән. Әлеге шәһәрләрнең мәшгульлек хезмәтләрендә 5,5 меңнән артык эшсез кеше исәптә тора. Кама Аланы һәм Менделеевскида вазгыять үзгәрешсез калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз