news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссиядә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза

Белоруссиядә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза
https://tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Белоруссиядә. 24 ноябрьдә ул Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Данис Шакиров кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. Ул «Татарлар тарихы Исламның тере тарих буларак: Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына» халыкара фәнни-гамәли конференциясе катнашучыларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләү хатын укыды.

«Белоруссия татарлары, Идел буе татарлары белән берлектә, Беларусь Республикасының бердәм татар җәмгыятен төзеп, үз мәчетләрен торгызалар, борынгы китабларны саклыйлар, бергәләп милли һәм дини бәйрәмнәрне уздыралар, фәнни конференцияләр үткәрәләр, Белоруссия дәүләтенең барлык халыклары һәм дини конфессияләре вәкилләре белән матур мөнәсәбәтләр корып яшиләр», диелгән иде сәламләүдә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук Идел буе болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллык уңаеннан чыккан Коръәнне һәм шамаилне мәчеткә истәлекле бүләк итеп тапшырды.

25 ноябрьдә биредә «Татарлар тарихы Исламның тере тарих буларак: Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференцияне оештыру комитеты хәбәр итүенчә, чара кысаларында Ислам оешмаларының Беларусь һәм БДБ илләре мөселманнарының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклаудагы роле, теология һәм академик фән өлкәсендә советлар чорыннан соңгы киңлектә Ислам гыйлем мәктәбен булдыруга таяныч буларак үткәрелә торган тикшеренүләр, Белоруссия җәмәгатьчелегенең Беларусь татар-мөселманнарының тарихи мәдәни мирасы белән таныштырудагы роле һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100