Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә автомобильләрнең кайчан очсызланачагы билгеле
Россиядә март һәм апрельдә булган ажиотаж ихтыяҗдан соң, икенчел базарда автомобильләрнең бәяләре төшә башлады, дип белдерде Автоэкспертлар союзы президенты Олег Әмиров.
Тотылган чит ил автомобильләренә ажиотаж Россиягә каршы санкцияләр кертелгәннән соң барлыкка килде, ул бәяләр артуга китерде, диде Олег Әмиров.
«Бәяләр әкренләп төшә. Алар арткандагы кебек тиз төшми, әлбәттә. Ул вакытта кешеләр иртәгә нәрсә буласын аңламый иде һәм акчаның кыйммәте төшмәсен өчен нинди дә булса машина алып калырга тырышты. Бәяләр арту ажиотаж аркасында булды. Хәзер шундый тенденция күзәтелә: тотылган автомобиль алырга мөмкинлеге булган кешеләр моны эшләде инде, шуңа күрә калган тәкъдимнәргә бәяләр төшә», - дип яза Олег Әмировка сылтама белән РИА Новости.
Валюта курсы кинәт күтәрелгәч һәм машиналарны Россиягә алып кайту белән авырлыклар килеп чыккач, бәяләре арткан яңа автомобильләр әле очсызланмый, диде белгеч.
«Яңа машиналарга килгәндә, кызганыч, доллар һәм евро курсының сумга карата төшүен аңларга кирәк, әмма күп кенә әйберләргә бәя ул кадәр төшмәде. Баланс тигезләнмәде. Моннан тыш, Европада җитештерелгән яңа автомобильләр Россиягә элекке кебек турыдан-туры керми. Алар хәзер безгә арадашчы илләр аша керә һәм бу аларның бәясен арттыра», - дип аңлатты Олег Әмиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз