news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр ышандыруынча, Татарстан кош гриппы өчен ябык

Белгечләр ышандыруынча, Татарстан кош гриппы өчен ябык

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе ТР буенча Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль идарә, таможня хезмәткәрләре белән бергә Төркиядә кош гриппы эпидемиясе белән бәйле рәвештә өстәмә саклык чаралары кабул итте. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең башлыгы Булат Камалов “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, бу көннәрдә “Казан” Халыкара аэропортының ветеринария хезмәте ветеринария-санитария контролен катгыйлатты, чөнки анда Татарстан хаҗилары кайтачак. Кош гриппы таралган урыннан кайткан самолеттагы пассажирлардан тавык ите һәм йомыркасы, шулай ук башка продуктлар алына һәм шунда ук аэропорт крематориенә озатыла.

Аэровокзалга керү урыннарына дезинфекцияләү катнашмасы салынган келәмнәр җәелгән. Республиканың кошчылык предприятиеләренә килгәндә, Б.Камалов бүген аларның ябык килеш эшләүләрен хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100