news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр углеводород чималын үзләштерүдә кече һәм урта нефть компанияләренә зур өметләр баглый

Тик әлегә Россиядә бу өлкәдә дәүләт сәясәте тиешенчә формалашып җитмәгән

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Россиянең 2020 елга кадәрге чорга расланган Энергетика стратегиясе елына 535 -595 млн. тоннага кадәр нефть табу күләменә чыгуны күздә тота. Чынбарлыкта бу күләмгә ирешү мөмкинме, әлеге бурычны эре нефть компанияләренең яңа базарлар яулавы исәбенә генә үтәп чыгып булырмы? Шушы актуаль мәсьәләләр бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Россиянең тау сәнәгатьчеләре” партнерлыгы югары советы белән “Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге” советының берләштерелгән күчмә утырышында күтәрелде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген зур ятмалар үзләштерү чоры тәмамланып килә. Моны дөнья тәҗрибәсе дә раслый. Белгечләр углеводород чималын үзләштерүдә киләчәкне кече нефть, газ ятмалары белән бәйли. Шулай ук авыр үзләштерелешле, аз дебитлы ятмаларның нефть бирү сәләтен арттыру да көнүзәк мәсьәлә. Чит илләрдә кече ятмаларны үзләштерүгә тулысынча кече һәм урта нефть компанияләре җәлеп ителә. Ә Россиядә бу өлкәдә дәүләт сәясәте әле тиешенчә формалашып җитмәгән. Бүгенге көндә бары Татарстан гына аз дебитлы ятмалардан миллионлаган тонна “кара алтын” чыгаручы кече, урта нефть компанияләре белән горурлана ала. Шуңа да Россиядә минераль-чимал комплексын озак вакытка үстерүдә кече һәм урта бизнесның ролен күтәрүгә багышланган бүгенге сөйләшү урыны итеп Казан сайланган.
Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы рәисе Юрий Шафраник сүзләренә караганда, дөньяда нефть табучы компанияләрнең вәкаләтләре анык билгеләнгән: эре корпорацияләр - эре ятмаларны, ә кече компанияләр аз рентабльле иске, кече ятмаларны үзләштерә. АКШ та, мәсәлән, гамәлдәге 600 скважинаның 460 ы аз дебитлы, һәм аларда кече компанияләр шөгыльләнә. “Алар өчен тәүлегенә тонна яки ярты тонна нефть чыгару бик яхшы санала. АКШ та чыгарыла торган нефтьнең 60 проценты кече компанияләр өлешенә туры килә. Ә бездәге эре компанияләр тәүлегенә 4-6 тонна “кара алтын” бирүче скважинаны рентабльле дип санамый”, -ди Юрий Шафраник. Бүген АКШ та нефть табучы 10 меңләп кече компания теркәлгән. Ә Россиядә аларның саны берничә дистәдән артмый. Юрий Шафраник белдерүенчә, ил күләмендә кече нефть компанияләренә йөз белән борылырга вакыт. Бу өлкәдә эшләүче кече, урта предприятиеләрнең статусын һәм параметрларын закон белән беркетү бик мөһим. “2007 елда кабул ителгән кече һәм урта бизнес турындагы федераль закон әлеге мәсьәләләрне чишми. Әлегә нефть комплексы эшчәнлеген җайга салучы бер генә норматив актта да кече бизнес үзенчәлеге исәпкә алынмаган. Шул исәптән 2020 елга кадәр исәпләнгән Энергетика стратегиясендә дә”, - ди Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы рәисе.
Аның белдерүенчә, бүген гамәлдәге ятмаларның нәтиҗәлелеген күтәрү белән кече, урта нефть компанияләренең ролен күтәрү тыгыз бәйле. Кече ятмаларны үзләштерүгә бәйсез компанияләрне җәлеп итү илнең валюта фондын тулыландыруга да зур ярдәм булачак. Аның фикеренчә, бу өлкәдә эталон булган Татарстан тәҗрибәсен ил күләменә җәелдерегә күптән вакыт.
Яңа икътисади мөнәсәбәтләр формалаша башлаган чордан- 1990 еллардан республикада кече нефть компанияләрен җәлеп итү эше башланган иде. Бүген республикада 34 кече нефть компаниясе исәпләнә. Татарстанда чыгарыла торган “кара алтын”ның 22 проценты алар өлешенә туры килә. Продуктивлыгы түбән булган ятмаларда эшләү буенча да алар уңышлы тәҗрибә туплаган. Премьер-министр Илдар Халиков моңа өстәп кече һәм урта нефть компанияләреннән казнага 190 млрд. сумлык салым түләүләре җыелуын җиткерде. “Бу эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтүче әле бер генә мисал. Кече нефть компанияләренең артуы ил казнасын тулыландыруга да зур өлеш кертер иде”, - ди премьер. Кече компанияләрнең өстенлеге аларның яңа технологияләрне тизрәк үзләштерүендә, хезмәт җитештерүчәнлегенең 3 тапкырга югарырак булуында да.
Бүгенге җыенда кече компанияләргә салым ташламалары булдыру, алар өчен махсус тендерлар оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Утырышта яңгыраган тәкъдимнәр берләштерелеп, алар ТР Хөкүмәте, “Россиянең тау сәнәгатьчеләре” партнерлыгы, “Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге” исеменнән РФ Дәүләт Советы утырышында карау өчен РФ Хөкүмәтенә юлланачак. Юрий Шафраник кече һәм урта нефть компанияләре проблемасы буенча Дәүләт Советы утырышын Казанда уздыру ниятен җиткерде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100