news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Ковидтан прививка ясатмаучылар арасында үлем очраклары 33 тапкыр күбрәк

Белгечләр хастаханә мәгълүматларын җыйган һәм анализ ясаган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясенә каршы прививка ясатучыларга караганда вакцина ясатмаучылар арасында үлем очраклары 33 тапкыр арта.

Италиянең Сәламәтлек институты белгечләренә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, хастаханә мәгълүматларын җыйган һәм анализ ясаган. 100 мең кешенең мәгълүматы тикшерелгән. Алар арасында интенсив терапиядә прививка ясатмаган 31 кеше булган. Бустер доза алучылар бер проценттан да аз булган. Прививка ясатмаучылар арасында 53 кеше үлгән һәм вакцина узучылар арасында 1 үлем очрагы билгеле.

Белгечләр әйтүенчә, вакцинация Covid-19 инфекциясенең авыр формаларыннан да нәтиҗәле. Ә препаратның бустер дозасын алган очракта нәтиҗәлелек 97,5 процент тәшкил итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100