Яшьләр өчен иң өметле һәм дәрәҗәле һөнәри өлкәләрнең берсе – төзелеш дип саный «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасының генераль директоры Алексей Комиссаров. Бу турыда ул ТАСС уздырган матбугат конференциясендә әйткән.
«Бу өлкәдә югары класслы осталарга ихтыяҗ арта гына барачак. Дом.РФ һәм Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, төзелеш белгечлекләре иң дәрәҗәле унлыкка керә, россиялеләрнең яртысы бу тармакта эшләү мөмкинлеген карый», – диде ул.
Төзүче һөнәре Россиядә кешеләрнең фатирда түгел, ә үз йортларына өстенлек бирүе фонында да актуальләшә бара. Комиссаренко сүзләренчә, 25-34 яшьтәге яшьләрнең 54 проценты үз йортларында яшәргә теләвен белдергән.
«Хәзерге дөньяда төзелеш тармагы алдында яңа масштаблы бурычлар барлыкка килде, аларны хәл итү өчен белгечләр кирәк. Безнең төп бурычларның берсе – тармакны үзгәртеп кору», – дип саный Комиссаров.