Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч Татарстанда ташландык суларны агызуга тариф арту сәбәбен аңлатты
Республиканың күп фатирлы йортларында су баскан подваллар Татарстанда ташландык суларны агызуга тариф артуның бер сәбәбе булган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «ТР ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов хәбәр итте.
«Хәзер ташландык суларны агызуга тарифларны арттыру бара. Коллекторларны һәм урам челтәрләрен төзекләндерергә кирәк. Даими рәвештә йортларның подвалларын су басу мисаллары бар, без мондый шикаятьләрне күп алабыз», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда су бүлү челтәрләренең тузу дәрәҗәсе хәзер 50 процентка якын. Кайчагында тулы бер урамны төзекләндерү таләп ителә. Коллекторларның өлгерә алмавы һәм бөтен суның подвалга китүе аркасында су басулар килеп чыга.
«Тарифны арттыру турында карар әлеге челтәрләрне тиз арада модернизацияләү өчен кабул ителде. Бу эшләнмәсә, бу тематика буенча һәрвакыт мөрәҗәгатьләр булачак», – дип өстәде Романов.
Моңа хәтле Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты башлыгы Александр Груничев аңлатканча, Татарстанда ташландык суларны агызуга тариф арту шулай ук яңа чистарту корылмаларын эксплуатацияләүгә киткән чыгымнар белән дә бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз