news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч машинаның алмаштырырга ярамый торган өлешләрен әйтте

Тәгәрмәчләр, бамперлар, көзгеләр – авария вакытында машинадан аерылып китәргә мөмкин булган барлык әйберләр – тизлекне исәпкә алып карасаң, «хәрби снарядка» әверелергә мөмкин. Шуңа күрә барлык бу элементлар да сертификация узарга тиеш, ә автомобильдәге күп кенә үзгәрешләр закон белән тыела.

Мәскәү политехының техник белгече Юрий Бибилов «Прайм» агентлыгына шул хакта аңлаткан. Мәсәлән, бамперны үзең алмаштырып кую бары тик тиешле структураларның сертификаты һәм ЮХИДИда текәлү булган очракта гына рөхсәт ителә.

«Бамперны бәрелүгә каршы тора торган пластиктан ясыйлар, ул ярылмый, очлы кырыйлары да булмый. Пыялалар, көзгеләр, фара пыялалары белән дә шул ук хәл», – ди белгеч.

Машина эчендәге әйберләрне дә – рульне, утыргычларны һәм башкаларны да алмаштыру тыела. Алар барысы да иминлекне исәпкә алып ясала.

Тәгәрмәчләрне үзгәрткәндә дә аның параметрлары нормага туры килергә тиеш. Әгәр аларның диаметры үзгәрсә, двигательгә йөкләмә циклы үзгәрә, ә бу кимендә спидометр күрсәтмәсе дөрсе булмый дигән сүз, ә бу исә хәрәкәт иминлегенә йогынты ясый, ди эксперт. РИА Новости шул турыда хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100