Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк
Быел математика буенча БДИның база яки профиль дәрәҗәсенең берсен генә сайлап була.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел БДИ тапшыру өчен гаризаны 1 февральгә кадәр (бу көнне кертеп) тапшырырга кирәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итә.
Бердәм дәүләт имтиханында катнашу гаризасында тапшырырга планлаштырган предметларны язарга кирәк. Рус теле һәм математика чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри имтиханнар булып тора, аларны тапшыру урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен кирәк.
«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИның база яки профиль дәрәҗәсен генә сайлый ала. Аттестаты булган узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИда бары тик профильле дәрәҗәдә генә катнаша алачак. Калган фәннәр укучылар сайлаган юл һәм югары уку йортында укуларын дәвам итәргә теләүчеләргә кирәк фәннәр буенча тапшырыла», диелә федераль хезмәт хәбәрендә.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны уку урыны буенча бирә. Узган елларда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен теркәлгән урыннарда бирелгән иде.
Гаризалар шәхесне раслаучы документ нигезендә чыгарылыш сыйныф укучылары, узган еллардагы чыгарылыш укучыларының шәхсән үзләре тарафыннан бирелә яки аларның әти-әниләре тарафыннан аларның шәхесләрен раслаучы документ нигезендә тапшырыла.
БДИ гадәттәгечә өч этапта: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4-22 сентябрь) узачак. Имтихан расписаниесе белән БДИның рәсми мәгълүмат порталында танышырга мөмкин. БДИда катнашуның сайланган вакытын бары тик документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр булганда гына үзгәртергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз