БДБ илләренә кергән дәүләтләр Юстиция министрлары советының 5 нче утырышы Казанда була
Шулай ук Евразия икътисади бергәлеге вәкилләре булган дәүләтләрнең 16 нчы утырышы да уздырыла
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Казанда БДБ илләренә кергән дәүләтләр Юстиция министрлары советының 5 нче утырышы һәм Евразия икътисади бергәлеге вәкилләре булган дәүләтләрнең 16 нчы утырышы уздырылачак.
ТР Юстиция министрлыгыннан алынган белешмәдә әйтелгәнчә, 3 ноябрь көнне IT-паркның конференцияләр залында РФ Юстиция министрлыгы ”Модернизацияләүнең юридик аспектлары”н, Казан технопаркы “Татарстан Республикасында “Электрон хөкүмәт” системасының эше”н презентацияләчәк, соңыннан делегацияләр җитәкчеләре катнашында матбугат конферециясе булачак.