news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәхилләшергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, Марат Садыйков белән хушлашу урынын үзгәрттеләр

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу урынын, бәхилләшергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, күчерү турында карар кабул ителгән.

Хушлашу мәрасиме Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, 35нче бина) узачак. «Татар-информ»га шул турыда билгеле булды.

Чараны иртәнге 8.00 сәгатьтә башлау планлаштырылган. Гражданнар өчен хушлашу вакыты 10.00 сәгатьтә башлана.

Марат Садыйковны Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләячәкләр.

  • Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 53 яшендә якшәмбегә каршы төндә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100