news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Бәхетле» генераль директоры Мөслимә Латыйпова Казанның мактаулы гражданины булды

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде. Әлеге карар Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XVI сессиясендә кабул ителде.

«Мөслимә Хәбри кызының бөтен хезмәт биографиясе, гади буфетчыдан алып генераль директорга кадәр, халыкка, Казанда яшәүчеләргә хезмәт итү белән бәйле. Аның бөтен гомере шәһәрне, азык-төлек тармагын, сәүдәне үстерүгә багышланган. Иң мөһиме – аның хәйрия эшчәнлеге», - диде депутат Людмила Андреева, мактаулы гражданин кандидатурасын тәкъдим итеп.

Андреева билгеләп үткәнчә, Латыйпова шулай ук Татарстанның мәдәни мирасын сакларга да ярдәм иткән. Аерым алганда, ул Болгар һәм Зөядәге һәйкәлләрне яңадан торгызуда булышлык күрсәткән.

Моннан тыш, депутат сүзләренчә, «Бәхетле»нең генераль директоры 2013 елгы Универсиада барган көннәрдә спортчылар һәм кунакларны ашатуны оештыруда да ярдәм итте. «Хәзерге вакытта мәктәптә балаларны тукландыруда идеаль шартлар хөкем сөрә икән, монда Мөслимә Хәбри кызы һәм аның хезмәт коллективының да өлеше зур», - дип өстәде ул.

Мөслимә Латыйпова – Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәре, ул берничә тапкыр югары дәүләт бүләкләренә, шул исәптән Дуслык орденына лаек булды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100