Баулы районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина «Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашты.
«Без, «Ак калфак»лар, бер команда булып чыгыш ясадык. Җиңүчеләр булып Мәскәүдән килгән «Ак калфак»лар Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина танылды. Без Фагыйлә Чумарова белән алардан бераз гына азрак балл җыйсак та, барыбер җиңүчеләр дипломы белән бүләкләндек», – дип сөйләде Римма Яруллина.
Тапшыруга килгән һәр кеше бүләкләр дә алып килгән иде. Баулыдан килүчеләр тапшыруны алып баручыларга чәкчәк бүләк иткән.
Тапшыруны апрель аенда карарга мөмкин булачак.