news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда Римма Яруллинаның «Авылым шәҗәрәсе» китабы тәкъдим ителде

Баулыда Римма Яруллинаның «Авылым шәҗәрәсе» китабы тәкъдим ителде
Фото: bavly-tat.ru, Индира Сәйфуллина

Баулының үзәк китапханәсендә Римма Яруллинаның «Авылым шәҗәрәсе» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарага, автор үзе әйтмешли, «китап туена» аның республиканың төрле почмакларыннан иҗатташ дуслары, авылдашлары, туганнары килде, дип хәбәр итә «Баулы-информ».

Римма Яруллинаның «Авылым шәҗәрәсе» китабы Яңа Чүте авылы кешеләренә багышланган. Автор анда һәр гаиләнең өч-дүрт нәсел буыны тарихын тасвирлап язган.

«Китапның язылу тарихын күп тапкыр сөйләдем, ул шаярып тотынган әйбер иде, – дип сөйләде китап авторы Римма Яруллина. – Менә шулай китап итеп чыгарырга насыйп булды, шөкер. Бүген «китап туен» – презентациясен уздырабыз. Китапны авылыбыз турында язасым килеп, бик теләп яздым. Китабымның ике сүзе дә язылмаган иде «Авылым шәҗәрәсе» дигән исеме бар иде инде».

Китапның дөнья күрүенә авторның авылдашлары аеруча шат. Һәр укучы анда үзенең нәселе, авылдашлары хакында укып сөенгән, китапның сыйфатлы, мәгълүматка бай икәнен ассызыклап үттеләр.

«Китапны кулга алгач та, һәр кешенең үз гаиләсе турында беләсе килә бит. Безнең Габидуллиннар, Галимҗан, Габделәхәт бабай нәселе. Безне шундый матур итеп тасвирлаган Римма апа. Безнең әби- бабайларны, әти- әниләрне – берсен дә читтә калдырмаган», – дип үз фикерләре белән уртаклашты Гайсә Габидуллин.

«Чынлап та, күптән көтелгән китап чыкты. Бүген тәкъдим итү кичәсенә җыелдык. Китап чынлап та бик эчтәлекле, теле бик бай. Әлбәттә, мондый эшне һәр кеше башкара алмый, чөнки ул шигъри формада язылган, – дип сөйләде Фәйрүзә Әхәтова. – Моның өчен тел байлыгы, бик күп материал тупларга кирәк. Бик тәфсилләп язган. Күп кеше үзе өчен күп нәрсәне ачты. Кайберәүләр хәтта, каян белде икән дип аптырагандыр. Бу китап тулы түгел. Беренче өлешендә минем әни ягыннан шәҗәрә ачылды. Үзем өчен яңа мәгълүмат алдым. Әтием ягыннан да нәселне тасвирлаган, югары оч, үзем үскән йорт турында булган икенче өлеш китапны көтәм».

Китап тәкъдир итү кичәсендә бик күп матур сүзләр, фикерләр әйтелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot