Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда мөнәҗәтләр әйтү кичәсе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды
Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече концертлар залында мөнәҗәтләр әйтү кичәсе булды. Чара быел Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.
Мөнәҗәт әйтүчеләрне һәм тамашачыларны сәламләп, районның имам- мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов дин белән мәдәниятнең аерылгысыз икәнен әйтте, бүгенге чараның дәвамлы булуын теләде. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
Хәзрәтнең сүзен Коръән аятьләре белән балалар дәвам итте. Зәйнәб Хәмитова һәм Йосыф Хәлфетдинов кечкенәдән үк өлкәннәр үрнәгендә дин сабаклары алган. Алар икесе дә биш яшьтән алып аятьләрне яттан сөйләргә өйрәнгән.
Районда мөнәҗәтләр кичәсе оештыру өлкәннәрнең күптәнге хыялы булган. Мәчет каршында эшләп килүче «Инсаният» мөнәҗәтчеләре төркеме әлеге фикерне хуплап, тормышка ашырган.
«Баулының «Инсаният» мөнәҗәт әйтүче төркеме моннан биш ел элек оешты. Без җидәү, – дип сөйләде «Инсаният» мөнәҗәтчеләр төркеме җитәкчесе Римма Яруллина. – Без шушы вакыт эчендә бик күп яңа мөнәҗәтләрне өйрәндек. Өйрәнер алдыннан аларны әле башта эзләп табарга, дөрес әйтелешен, сүзләрен үзләштерергә кирәк. Һәр мөнәҗәтнең үз көе, үз аһәңе бар».
«Бүгенге мөнәҗәтләр кичәсе киләчәктә дә дәвамлы булыр дип уйлыйм. Бу әле зур эшнең башы гына», – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова.
Татар Кандызы авылының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова әлеге чарага тәҗрибә туплау өчен килгән. Киләчәктә ул Татар Кандызы авылында да мөнәҗәтчеләр төркеме булдырырга уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз