news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы янындагы авариядә зыян күргән 18 яшьлек егет хастаханәдә үлгән

Узган шимбәдә республиканың Баулы районында берничә кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте булган.

Баулы янындагы авариядә зыян күргән 18 яшьлек егет хастаханәдә үлгән

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Баулы янындагы авариядә зыян күргән 18 яшьлек егетнең хастаханәдә гомере өзелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авариядә зыян күргән тагын бер кешене Әлмәттәге бер хастаханәгә озатканнар.

«Татар-информ» агентлыгы узган шимбәдә, 14 февральдә, Баулы янында берничә кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте булуы хакында хәбәр иткән иде. Биредә йөк автомобиле «Хендэ» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең 45 яшьлек йөртүчесе һәм аның 15 яшьлек кызы һәлак булган. Җиңел машинадагы ике пассажирны (43 яшьлек хатын-кыз һәм 18 яшьлек егет), шулай ук йөк автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100