news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы укучылары маскировкалау челтәрләре үрергә ярдәм итә

Баулы укучылары маскировкалау челтәрләре үрергә ярдәм итә
Илфира Гыйбадуллина

Украинада махсус операция башланганнан бирле, Баулы халкы да мобилизацияләнгәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Алар арасында өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бар. Шушы көннәрдә Баулының дүртенче  гимназиясе укучылары да маскировкалау челтәрләре үрергә ярдәм итте.

Җиденче сыйныф укучылары гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илфира Гыйбадуллина җитәкчелегендә маскировкалау челтәре үрү эшләрендә катнашты. Укучылар бердәм көч белән тасмалар әзерләде һәм аны өлкәннәр үрнәгендә үрде. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

«Мин үземнең ярдәм итә алуыма сөенеп килдем. Кыен түгел. Ничек өйрәттеләр, шулай эшләргә тырышам», – ди җиденче сыйныф укучысы Нәфисә Сәйфуллина. 

«Бүгенге көндә һәр кешегә авыр. Без дә кулдан килгәнчә үз өлешебезне кертергә тиешбез. Тасмалар кисәргә дә, аларны үреп бару да алай ук авыр эш түгел», – дип сөйләде Индира Шәрәфетдинова. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100