news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында Фәнис Яруллин елы кысаларында чаралар уза

Бу кичә бер яктан Фәнис Яруллинны искә алу булса, икенче яктан Нурсия ханымга халыкның соклануын белдерү дисәң дә артык булмас.

(Баулы, 18 февраль,  "Татар-информ",  “Баулы-информ”,  Фәридә Зиярова). Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинның туган ягы Баулыда бүген зурлап хәтер кичәсе узды. Башта ул аның туган көне 9 февральгә билгеләнгән булса, ул көнне Татар дәүләт филармониясендә искә алу кичәсе уздырылу сәбәпле, кичектерелде, дип яза җирле басма.

2018 ел Баулы районында Фәнис Яруллин елы дип игълан ителде. Моның кысаларында шәһәрдә һәм авылларда күпсанлы чаралар үтә. 

Баулы шәһәренең концертлар залында бер генә буш урын да юк иде. Арада чәчәк бәйләмнәре тоткан кешеләр дә шактый булды.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин озатуында залда Фәнис Яруллынның тормыш иптәше Нурсөя ханым күренгәч, халык аны басып алкышлап карыш алды.

Бу кичә бер яктан Фәнис Яруллинны искә алу булса, икенче яктан Нурсия ханымга халыкның соклануын белдерү дисәң дә артык булмас. Бик күп чыгышларда яңгырады аңа карата җылы сүзләр, матур теләкләр.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та катнашты. Чыгышы тәмамлагач, ул баулыларга иҗади бүләк ясады – татар халык җыры “Олы юлның тузаны” җырын башкарды.

Кичә истәлекләр, әдипнең шигырьләре һәм аңа атап язылган шигырьләр, шигырь укучылар һәм рәсемнәр бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү, җырлар белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100