news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районының Яңа Шалты авылында «Урак» бәйрәменә җыелдылар

Баулы районының Яңа Шалты авылында «Урак» бәйрәменә җыелдылар
Фото: Шалты мәдәният йорты

Баулы районының Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карады, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. «Урак өсте» дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле «Ак калфак» хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.

Иген игү – борынгы хезмәтләрнең берсе. Бүгенге көндә игенче хезмәте күбрәк техника ярдәмендә башкарыла. Моннан берничә дистә еллар элек кенә, игенчелек эше кул хезмәте аша башкарылган. Яңа Шалты авылында үткән чара да уракка төшү, урак эшләре белән танышу һәм борынгы эш коралларын кулланып карауга нигезләнде. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итә.

Җирле «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова җитәкчелегендә балалар һәм өлкәннәр арыш басуына юл тотты. Биредә чараны оештыручылар балаларга бөртекле культуралар, иген игү хезмәте хакында тәфсилләп сөйләделәр. Аннан балалар үзләре үк урак тотып арыш чабып карады, өлкәннәр үрнәгендә көлтәләр бәйләде.

«Урак» бәйрәме өлкәннәрнең һәм балаларның чиккән борынгы җәймәгә әзерләнгән табынга утырып чәй эчүләре белән дәвам итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100