news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районының Татар Томбарлысы авылында балалар шифалы чәй ясау серләрен өйрәнде

Баулы районының Татар Томбарлысы авылында балалар шифалы чәй ясау серләрен өйрәнде

Җәйге озын каникуллар чорында балалар өчен төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Шундый кызыклы һәм мәгълүматлы кичәләрнең берсе чәй бәйрәмендә булды. Баулы районының Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортында «Үлән чәе ясау – бер иҗат» дип исемләнгән мастер-класс узды.

Татар халкы чәйне аеруча ярата. Аны бик күп төрле үләннәр кулланып, шифалы итү – үзе бер сәнгатькә әверелә. Төрле үлән чәйләре әзерләүнең серен чарага килгән балаларга «Хатирә» фольклор төркеме әгъзасы Венера Гыйләҗева күрсәтте. Бу турыда «Баулы-информ» сайтында хәбәр ителә.

Аның аңлатуынча, шифалы үлән чәйләре җыелмасында берничә төрле көчле исле үлән булырга тиеш түгел икән. Югыйсә, үләннәр үзара каршылыкка керәчәк. Шуңа күрә, бер төп нык хуш исле үләнне сайларга, ә калганнарын аны тулыландырыр өчен кушарга кирәк икән. Гомумән, шифалы үлән чәйләре ясауның үзенә генә хас нечкәлекләре, кагыйдәләре байтак булып чыкты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100