Баулы оешмалары хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән яфрак азык әзерләүгә чыкты. «Баулы-информ» редакциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады. Бүгенге көндә Хаҗиев хуҗалыгында 2500 килограмм яфрак азык әзерләнгән.
Районда яфрак азык әзерләү дәвам итә. Яфрак азык төрле витаминар чыганагы, диләр белгечләр. Малларга әлеге чималны мунча себеркесе формасында ясыйлар. Редакция хезмәткәрләре «Хаҗиев» крестьян-фермерлык хуҗалыгы терлекләренә яшел витаминлы азык әзерләүдә катнашты. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итә.
«Авыл хуҗалыгына бераз булса да ярдәм итү теләге белән без дә вакыт табып яфрак азык җыярга чыктык,Яшь терлекләргә витаминлы азык әзерләүдә без дә зур өлеш керттек дип ышанабыз» – ди «Баулы-информ» редакциясе җитәкчесе Евгения Леванова.