news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Батырлар» программасы җиңүчесе Татарстан яшьләр эшләре министрлыгында стажировка узачак

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы җиңүчесе, махсус хәрби операция ветераны Рифат Нәбиуллин белән очрашты.

Остазы ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева булган Рифат Нәбиуллин ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы «Патриот» һәм «Форпост» үзәкләрендә стажировка узачак. Анда ул аларның патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге эшчәнлеге үзенчәлекләре белән танышачак. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

«Рифат Нәбиуллинның патриотик тәрбия бирү өлкәсе белән профессиональ яктан кызыксынуын, шулай ук аның хәрби комиссариатта эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, стажировка аның өчен файдалы булыр, дип уйлыйбыз. Ул безнең ведомствода эшләвен дәвам итәргә теләсә, без мондый белгечне үзебезнең коллективка кабул итәргә шат булачакбыз», - дип сөйләде Софья Галиева-Мостафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot