news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Батырлар көрәштә сынала

^Батырлар көрәштә сынала

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗми). Республикабыз Сабантуй мәйданнарында һәм төрле спорт чараларында батыр калган пәһлеваннар 11-12 нче ноябрь көннәрендә Казанның «Баскетхол» сараена җыела. Биредә татар-башкорт көрәше буенча республика беренчелеге узачак.

60 нчы елларда ук башланып киткән әлеге турнир шактый кызыклы тарихка ия. Һәм ул иң дәрәҗәле ярыш төренә әйләнде. Биредә һәркем катнаша ала. Сабантуй батырлары, төрле җәмгыятьләрнең ярышларында җиңүчеләр—барысы да әлеге бәйгегә кертелә. Рөстәм Мухамов, Айрат Гыйлаев, Айдар Хәйретдинов, Ильяс Галимов кебек көрәш пәһлеваннары нәкъ менә әлеге турнирларда җиңү яулап танылдылар да инде.

Татар-башкорт көрәш федерациясеннән хәбәр итүләренчә, быелгы ярышлар 9 авырлык үлчәвендә узачак. Җиңүчеләрне башка еллардан үзенчәлекле булган бүләкләр көтә. Федерация җитәкчелеге алар һәм ярышның кызыклы тарихы хакында «Татар-информ» агентлыгында узачак матбугат конференциясендә сөйләргә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100