news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннаң Күмертау шәһәрендә Юрий Шатунов исемен мәңгеләштерергә җыеналар

Мәрхүм җырчы Юрий Шатуновның исемен туган ягында – Башкортстанның Күмертау шәһәрендә мәңгеләштерергә җыеналар. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Ласковый май» төркеме солисты, бик күп хитларны башкаручы Юрий Шатунов 23 июньдә 48 яшендә вафат булды. Ул Башкортстанда туган. 

Матбугат чаралары Юрий Шатунов тәрбияләнгән мәктәп-интернатта һәйкәл булачак, дип язды. 

«Юрий Шатуновка һәйкәл кую турында әлегә фикер алышмадык. Әлбәттә, без данлыклы якташыбызның истәлеген мәңгеләштерәчәкбез. Бәлки мемориаль такта куелыр», – дигән шәһәр башлыгы Олег Фролов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100