news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда курайчылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Башкортстанда Юмабай Исәнбаев исемендәге Республика курайчылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Курайда үзешчән яки профессиональ дәрәҗәдә уйнаучылар һәм курайчылар ансамбльләре бәйгедә катнашу өчен чакырыла, дип хәбәр итә «Башинформ».

Бәйге 16-17 сентябрь көннәрендә Акъяр авылында узачак. Шулай ук конкурс кысаларында алдагы елларда лауреат дип табылган башкаручылар, халык җырчылары, биючеләр һәм быелгы конкурста җиңүчеләр катнашында концертлар оештырыла.

  • Юмабай Исәнбаев (1891-1943) - курайда профессиональ уйнау сәнгатенә нигез салучыларның берсе, чит ил сәхнәсендә милли сәнгатьне тәкъдим иткән беренче башкорт музыканты (Франция, Германия, Швеция, Бельгия, Голландия). 1991 елда Юмабай Исәнбаевка (вафатыннан соң) «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100