news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда хәрбиләр алдында чыгыш ясау өчен агитбригадалар оештырылачак

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашырга әзерләнгән солдатлар алдында чыгыш ясау өчен агитбригадалар оештырылачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага шундый күрсәтмә бирде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Агитбригадалар оештыруыгызны сорыйм. Мин егетләр белән сөйләштем, алар тыңларга вакытыбыз бар һәм сагынабыз дип әйтте. Шунлыктан безнең солдатлар күп булган һәр урында бу айда икешәр чыгыш әзерләргә кирәк дип саныйм, - диде республика башлыгы. – Кайбер артистлар үзләре минем белән элемтәгә кереп, солдатлар янына барырга теләк белдерде».

Башкортстан Башлыгы бу атнада агитбригадаларның хәрбиләр янына бару графигын төзергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100