news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Ураза һәм Корбан гаете көннәре расланды

Башкортстан Хөкүмәте 2023 елда Ураза гаете һәм Корбан бәйрәмен үткәрү даталарын раслады. Башкортстан Республикасы премьер-министры Андрей Назаров шундый карарны имзалады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Республика территориясендә Ураза бәйрәме 21 апрельдә, Корбан гаете 28 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Бу көннәр төбәктә ял көне дип игълан ителде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100