news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда СССР Герое Муса Гәрәевнең тууына 100 ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнәләр

9 июльдә Башкортстанда СССР Герое, легендар очучы Муса Гәрәевнең тууына 100 ел тулуны бәйрәм итәчәкләр. Башкортстан республикасының Кушнаренково районындагы «Первушино» аэродромы территориясендә киң колачлы авиапарад узачак.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, бу көнне ирекле һәм төркем пилотажы программасын Россиядән 50дән артык самолет күрсәтәчәк. 

Шулай ук чара кысаларында авиатехника күргәзмәсе һәм концертлар узачак.

Моннан тыш, фестиваль кунаклары арасында очышлар, велосипедлар, гаджетлар һәм башка бик күп бүләкләр уйнатылачак. Җыелган акчалар ярдәмгә мохтаҗ балаларга тотылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100