Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Сабантуйлар сезоны башланды
Бүген Башкортстан Республикасының Зилаир районында сабан бәйрәме узды. Ул Бәләкәй Юлдыбай авылы янында «Ситанбар» дигән урында оештырылды. Бу хакта социаль челтәрләрдә Зилаир районы администрациясе башлыгы Борис Мелкоедов хәбәр итте.
«Бу Сабантуй республикада быел беренче булганлыктан, кунаклар күп булыр дип уйлыйм. Программада – традицион ярышлар: ат чабышы, җәядән ату, көрәш һәм башкалар. Бәйрәм кунаклары шулай ук гадәти булмаган башкорт ризыкларын, әйтик, абага ашын, быелгы беренче кымызны татып карый алачак. Безнең районның символы булып болан санала, шуңа күрә кунаклар безнең гаҗәеп табигать фонында чын боланнар белән фотога төшә алачак», – дип сөйләгән булган «Башинформа»га Борис Мелкоедов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз