news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Сабантуйлар графигы билгеле

Башкортстанда Сабантуйлар графигы билгеле
Владимир Васильев, архив

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2023 елда республикада Сабантуй бәйрәмен уздыру турында карарны имзалады. Әлеге документ төбәкнең хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Башинформ».

Документта әйтелгәнчә, кыр бәйрәмен беренчеләрдән булып Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында 27 майда ук уздырачаклар.

3 июньдә Сабантуй Архангел, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында була.

10 июньдә Сабантуй Авыргазы, Баймак, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещенский, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зиянчура, Илеш, Караидел, Кызыл Кама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында уза.

11 июньдә кыр бәйрәмен Шаран һәм Яңавыл районнарында уздырачаклар.

17 июньдә Сабантуйны Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы, Стәрлебаш районнарында бәйрәм итәләр.

24 июньдә Сабантуй Межгорьеда була.

Сабантуйны иң соңгы булып, 1 июльдә Иглин һәм Балтач районнарында уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100