news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев һәм Илдар Юзеев юбилейларына бәйге оештырыла

Башкортстан Республикасында Башкортстанның халык шагыйрләре – Наҗар Нәҗминең тууына 105 ел, Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел һәм Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел булуга багышланган «Иртәгә ак кәгазь бите алырмын...» дип аталган төбәк иҗади бәйгесе уздырыла. Бу хакта «Башинформ» яза. 

Конкурсның төп максаты – якташ шагыйрьләрнең иҗади мирасын саклау һәм аларның әсәрләренә кызыксынуны арттыру. Бәйгенең бурычлары: яшь буынга патриотик, әхлакый тәрбия бирү; сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар иҗатын үстерү; сәнгать аша балалар һәм өлкәннәр шәхесенең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, диелә хәбәрдә.

Бәйге 16 гыйнвардан 27 февральгә кадәр түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: әдәби сәнгать (юбиляр шагыйрьләр әсәрләрен сөйләүчеләр бәйгесе) һәм музыкаль сәнгать (юбиляр шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырларны башкаручылар бәйгесе). Катнашучылар видеоязмалар җибәрә. Бәйгедә катнашу өчен яшь чикләүләре юк, эшләр биш яшь категориясендә бәяләнәчәк.

Бәйгене оештыручылар – Туймазы районы администрациясенең мәдәният бүлеге һәм татар конгрессының Туймазы шәһәрендәге Башкортстан Республикасы җирле бүлекчәсе, Туймазы районы үзәк китапханәсе. Бәйгедә катнашу өчен 27 февральгә кадәр moytukay_21@mail.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100