news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда композитор Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкләр

Башкортстанда күренекле композитор, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәновның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Шундый карарны республика Башлыгы имзалаган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Карарда язылганча, чаралар 2022 елда узачак. Формалаштырылган чаралар планын оештыру комитеты утырышында расларга кирәк, дип хәбәр иткән Башкортстан Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать бүлеге җитәкчесе Зиннур Сөләйманов.

Рим Хәсәнов юбилеена багышланган концертларны Башкортстан дәүләт филармониясендә, Уфа сәнгать училищесында, шәһәр Мәдәният сараенда үткәрергә җыеналар. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты Рим Хәсәнов әсәрләренә багышланган фәнни-гамәли конференция оештырачак.

Шулай ук «Родина» кинотеатрында «Всадник на золотом коне» фильмын күрсәтергә ниятлиләр. Фильмга музыканы Рим Хәсәнов Ю.Якушев белән бергә язган. Чаралар исемлегендә Рим Хәсәнов исемендәге призга «Кышкы романс» актерлык җыры конкурсын уздыру да күздә тотыла.

Композиторның кече ватаны Благовар районында композитор Рим Хәсәновның «Чәчкәләр уяныр» дип аталган III ачык район фестиваль-бәйгесе узачак. Композиторның 75 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм концерты «Башкортстан» дәүләт концертлар залының Зур залында үтәргә тиеш.

Легендар композитор, дүрт йөздән артык җыр, баллада һәм романслар авторы, Уфаның мактаулы гражданины Рим Хәсәновка 75 яшь 2022 елның 9 мартында тулды. Композиторны юбилее белән республика Башлыгы котлады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100