news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда 15 мең еллык мамонт теше табылган

Бүген Башкортстанның Милли музее фондын яңа уникаль экспонат - мамонтның 30 сантиметрлы теше тулыландырачак. Аны Уфа елгасы буенда бакчачылык ширкәте янында Илдус Виноградов тапкан.

Илдус Виноградов мамонт тешенең фотосын бакчачылар чатына куйган. Бу тешкә 15 мең ел якын булырга мөмкин, дип фаразлаган археологлар. Ул бөтен килеш саклануы белән кыйммәтле, аның консервациясе нык, диелә «Башинформ» хәбәрендә.

«Мондый мамонтлар 1,5 млн – 1,3 млн ел элек яшәгән. Евразиягә, Көньяк Урал территориясенә, алар якынча 300 мең ел элек килгән һәм 10-11 мең ел элек үлеп беткән. Тешләр яхшы саклана, аларны еш кына сулык буйларында табалар, карьерларда су белән юыла», - дигән Башкортстан Милли музееның табигать бүлеге мөдире Эльвира Хаҗиәхмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100