news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан һәм Үзбәкстан кино күрсәтү өчен фильмнарын алмаша

Башкортстан һәм Үзбәкстан республикалары кино һәм кинопрокат өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килеште. Бу турыда Башинформ яза.

Хәбәрдә язылганча, ике республика кинематографистларын фильмнарны туган телдә төшерү, милли гореф-гадәтләрне, көнкүрешен һәм менталитетын күрсәтү берләштерә.

«Үзбәкстан киносы һәрвакыт Башкортстанда җылы кабул ителә. Үзбәк фильмнары Уфада уздырыла торган «Көмеш Акбүзат» халыкара кинофестивалендә берничә тапкыр җиңде. Ә Үзбәк киносы көннәре безнең тамашачылар арасында популярлык казанды. Һәм без үзбәк тамашачыларының башкорт киносындагы темаларга һәм сюжетларны ошатып кабул итүенә шатбыз, –  дигән Башкортстан Республикасының мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Үзбәкстанда узган очрашуда.

Очрашу вакытында Үзбәкстанда башкорт фильмнарын һәм Башкортстан республикасында үзбәк кинокартиналарын күрсәтү турында килешү төзелгән. Шулай ук Ташкентта башкорт киносы һәм Уфада үзбәк киносы көннәрен үткәрү күздә тотыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100