news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт театры дипломат Кәрим Хәкимов турындагы «Кызыл паша» спектаклен сәхнәләштерәчәк

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры 103нче сезонда Нәҗип Әсәнбаевның шул исемдәге пьесасы буенча «Кызыл паша» спектаклен яңадан сәхнәләштерергә ниятли. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакль яшь Советлар Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында дусларча мөнәсәбәтләр урнаштыруга сизелерлек өлеш керткән мәшһүр совет дипломаты, Советлар Россиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимовка багышланган.

«Башинформ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Башкортстан Башлыгы Бишбүләк районына сәфәре вакытында Мәдәният министрлыгына Дүсән авылындагы Кәрим Хәкимовның музей-йортын яңарту буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрында «Кызыл паша» спектаклен яңадан сәхнәләштерергә кушкан.

Театрда «Кызыл паша» спектакле 1982 елда куелган. Пьеса авторы Нәҗип Әсәнбаев, спектакльнең режиссеры Лек Вәлиев һәм төп рольне башкарган Әхтәм Абушахманов аның өчен Салават Юлаев исемендәге Республика премиясенә лаек булган. Спектакль гарәп илләре театрлары халыкара фестивалендә (Дамаск, 1986) тәкъдим ителгән, телеверсиясен Үзәк телевидение күрсәткән.

Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакльнең яңа куелышын Башкорт драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов әзерли. Ул рәссам Альберт Нестеров белән Кәрим Хәкимовның кече Ватанына – Бишбүләк районының Дүсән авылына кайтулары хакында сөйләде.

«Хәзер яңа инсценировка әзерләнә, аны яшь башкорт драматургы Әнгизә Ишбулдина яза. 1987 елда иҗат ителгән пьесаны тулыландырырга кирәк, чөнки ул вакыттан бирле яңа фактлар ачыкланды», - диде Айрат Абушахманов.

Премьера ноябрь аенда тамашачыларга тәкъдим ителер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100