news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт опера һәм балет театрында Эльвира Фатыйхованың юбилей кичәсе оештырыла

2 июньдә Башкорт опера һәм балет театрында Башкортстанның халык артисты Эльвира Фатыйхованың юбилей кичәсе була. «Башинформ» шул турыда хәбәр итте.

Концерт бер сәхнәдә талантлы артистларны җыячак, аларның кайберләре якын һәм ерак чит илләрдән хезмәттәшен һәм якын дустын истәлекле көн белән котларга махсус килә.

Концертта Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков, Башкорт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солистлары: Лариса Әхмәтова, Татьяна Никанорова, Любовь Буторина, Назгөл Ибраһимова, Илһам Вәлиев, Владимир Копытов, Артур Каипкулов һәм Азамат Даутов катнашачак.

Кичәнең кунаклары арасында Үзбәкстан халык артисты тенор Рамиз Усманов һәм төрек баритоны Серхат Конукман да бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100