news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт эстрадасы артисты Нәзифә Кадыйрова Уфаның Мактаулы гражданины булды

29 июнь көнне Уфа шәһәр советының 16нчы утырышында башкорт эстрадасының танылган солисткасы Нәзифә Кадыйровага «Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Ул бу исемгә югары һөнәри осталыгы, мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм Башкортстан Республикасы һәм Уфа шәһәрендә музыкаль сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән өчен лаек булды. «Башинформ» шул турыда яза.

«Мин бик шат һәм башкалабызның мактаулы гражданины булу минем өчен бик зур дәрәҗә. Сезгә ярдәмегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мин инде 50 елдан артык Башкортстан мәдәниятенә һәм сәнгатенә хезмәт итәм. Бу вакыт эчендә мин дөньяның яртысын йөреп чыктым, әмма һәрвакыт яраткан Уфага кайттым», – диде Нәзифә Кадыйрова.

  • Нәзифә Кадыйрова – Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты. Аның репертуарында рус һәм чит ил романслары, рус, башкорт халык җырлары, шулай ук Россия композиторлары әсәрләре бар.
  • «Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме Совет тарафыннан 1969 елдан бирле бирелә. Бу вакыт эчендә аңа 47 кеше ия булды. Хәзерге вакытта мактаулы титулны 20 кеше йөртә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100