news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов үз теләге белән махсус операциягә китә

Башкорстанның беренче вице-премьеры Азат Бадранов үз теләге белән махсус операциягә китә
bashinform.ru

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов үз теләге белән махсус хәрби операциягә китәчәге турында гариза язган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Мин аның бу карарын хуплап каршы алдым. Без Азат белән хезмәттәшләр генә түгел, ә көрәштәшләр дә булуыбызны беркайчан да яшермәдем. Чын ир-атлар нәкъ шулай эшләргә тиеш дип саныйм, - дип язган республика Башлыгы. – Бу көннәрдә башка түрәләр дә әлеге карарны тыныч кына, лаеклы рәвештә кабул итте һәм мобилизациягә эләгеп, яки үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100