Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан мәдәният министры туган авылы клубына җиһазлар һәм концерт бүләк итә
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Бөрҗән районының Ыргызлы авылы клубына «Атайсал – кече Ватан» иҗтимагый проекты кысаларында ярдәм күрсәтә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Бөрҗән районының Ыргызлы авылы – Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың кече Ватаны. «Атайсал – кече Ватан» иҗтимагый проектында катнашучы буларак, ул аның кысаларында опен-эйр форматында концерт үткәрергә һәм туган авылы клубына ярдәм күрсәтергә карар кылган.
Башкорт эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт Ыргызлыда 19 августта узачак. Бәйрәмдә Рөстәм Гыйззәтуллин, Алтынай Вәлитов, Зилия Бәхтиева, «Дәрвиш-Хан» рок-төркеме чыгыш ясаячак.
Шулай ук Ыргызлы авыл клубының матди-техник базасын үстерү максатыннан бу көнне әлеге проект кысаларында тапшырыла торган тавыш һәм видеоҗиһаз тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз