news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Нефтекамск хастаханәсендә ике баланың гомере өзелүнең сәбәбе ачыклана

Аларның берсенә - 15 яшь, икенчесенә дүрт яшь булган.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”).  башкортстанның Нефтекамск үзәк район хастаханәсендә шушы көннәрдә ике баланың гомере өзелгән. Аларның берсенә - 15 яшь, икенчесенә дүрт яшь булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

“Хәзерге вакытта төгәл үлем сәбәбен ачыклау өчен, мәетләре суд-медицина экспертизасына җибәрелде. Беренчел куелган диагноз — менингококклы инфекция. Кайбер очракларда бала тәүлек эченңә “яна”, кайбер чакта югары температура ике-өч көн тора”, - дип аңлатканнар ведомствода.

Башкортстан Тикшерү комитеты әлеге очраклар буенча тикшерүгә кадәрге өйрәнү эшләре уздыра. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук үзенең эчке тикшерүен үткәрә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100