news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Баймак районында Башкорт аты музее ачарга җыеналар

Ул сәүдәгәр Кабановлар йортында урнаша һәм «Ирәндек» тарихи-археологик һәм ландшафт музей-тыюлыгы экспозициясенең бер өлеше була.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанда Башкорт аты музее ачарга җыеналар.

Ул Баймак районында бердәнбер ХIX гасыр архитектура һәйкәле булган сәүдәгәр Кабановлар йортында урнашачак. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.

Башкортстан Мәдәни мирасның күчемсез объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин сүзләренчә, Башкорт аты музее «Ирәндек» тарихи-археологик һәм ландшафт музей-тыюлыгы экспозициясенең бер өлеше булачак.

Бу һәм башка проектлар буенча фикер алышу Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев катнашында узды. Фәнни хезмәткәрләр музей концепциясен әзерли, һәм агымдагы ел дәвамында аны гамәлгә ашырачаклар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100