Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның «Акбузат» ипподромы Казандагы күргәзмәдә катнаша
Башкортстанның «Акбузат» ипподромы Казандагы күргәзмәдә катнаша
(Уфа, 15 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның төп ипподромы – Уфадагы «Акбүзат» ипподромы коллективы вәкилләре бүген Казанга китте. Алар анда ел да шушы вакытта оештырылучы «Атларым минем, атларым» дигән Бөтенроссия күргәзмәсендә катнаша.
Шушы абруйлы күргәзмәдә «Акбузат» ипподромы коллективы соңгы өч елда гел беренче урынны алып килде. Әлеге бәйгедә илдәге ипподромнарның һәм атлар асраучы хуҗалыкларның узган бер ел эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясала һәм аларның уңышлары бәяләнә. Быел да бу алдынгы коллектив җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре югары урынга өмет тота, чөнки узган елда да алар һәр юнәлештә матур уңышларга иреште.
Казандагы күргәзмә 18 июньгә кадәр дәвам итә һәм шул көннең кичендә җиңүчеләрнең исемнәре бәян ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз