news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанга федераль каналлар игътибар арттырды

Россиянең 1нче телевидение каналы Башкортстанга багышланган чираттагы язманы күрсәтте

(Уфа, 28 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россиянең 1нче телевидение каналы Башкортстанга багышланган чираттагы язманы күрсәтте. Алексей Пимановның “Человек и закон” программасындагы ул язмада Башкортстандагы тискәре гамәлләр яктыртылды.
Башкортстаннан сайланган элекке сенатор, әле төрмәдә утыручы Игорь Изместьев өстеннән башланган мәхкәмә эшләре хакында да, заманында аның Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов белән дуслар һәм хезмәттәшләр булуы турында да мәгълүматлар бирелде тапшыруда.
Озак еллар Башкортстан ягулык тармагының хуҗасы саналган Урал Рәхимовның Игорь Изместьев белән якын дуслар булганлыгы мәгълүм. Изместьев әфәндене Урал Рәхимов белән бизнес хезмәттәшлеге дә якынайткан. Ә хәзер исә өч ел дәвамында Мәскәүдә тикшерү астында тотылган Игорь Изместьевны Урал Рәхимовны үтертергә җыенуда һәм башка җинаятьләрдә шикләнәләр. Элекке сенатор һәм эшкуар исә барлык гаепләүләрне кире кага һәм җинаятьләрдә Урал Рәхимов гаепле дип белдерә. Әле мәхкәмә утырышлары яңа хөкемдарлар белән яңабаштан башланып тора.
Игорь Изместьев тикшерүчеләр белән сөйләшүләрендә һәм мәхкәмә барышында Урал Рәхимовның аңа “Кингиссеп төркеме” дип аталган төркем кешеләренә тапшыру өчен һәрдаим акча биреп торганлыгын таныды. Нәкъ менә Кингиссеп төркеменең дистәдән артык җинаятьчесе дә мәхкәмә алдына басты, кайсылары хөкем дә ителде инде. Русия телевидениесенең 1нче каналында күрсәтелгән тапшыруда болар хакында да әйтелде.
Гомумән, Башкортстандагы хәлләргә соңгы көннәрдә Мәскәү телевидение каналлары һәм интернет сәхифәләре күбрәк игътибар бирә башлады. Нигездә, республикадагы кире күренешләр яктыртыла аларда.
Башкортстан җитәкчелегенә һәм Урал Рәхимовка гаепләр ташланган тапшыруны берничә көн элек НТВ телевидение каналының “Максимум” программасы да күрсәткән иде. Мәскәү журналистларының шул тапшыруына карата республика җитәкчелеге карашын Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев махсус интервьюда белдерде. Аның фикеренчә, Башкортстанга каршы башланган иделогик һөҗүмнәрне акча түләп республиканың “дошманнары” оештыра.
Телевидение каналларында оештырылган тапшыруларда Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов та әңгәмәләр биргән иде. Шушы уңайдан журналистлар белән үз офисында очрашып кайбер аңлатмаларны да бирде ул. “Бу тапшыруларда бер караганда әлләни зур яңалыклар да әйтелмәде, ләкин Мәскәү каналларында бер-бер артлы Башкортстан җитәкчелегенә күләгә төшерүче тапшырулар әзерләнүе үзе дә төрле уйларга этәрә, – ди Рамил Бигнов. – Димәк хакимияттә 20 ел утырган Мортаза Рәхимовның китәргә вакыты җитте дигәнне аңлатырга тырышалар”.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100